news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә Алтын Урда юбилеена багышланган дәресләр узачак

Тарих институты мәктәпләргә Алтын Урда дәүләтендәге мөһим мәгълүматлар теркәлгән методик кулланма тараткан.

Татарстан мәктәпләрендә Алтын Урда юбилеена багышланган дәресләр узачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татарстан мәктәпләрендә Алтын Урда дәүләте барлыкка килүгә 750 елга багышланган дәресләр узачак. Бу хакта тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының М.Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев “Татар-информ”га интервьюсында әйтте.

“Мәгариф министрлыгына укытучылар өчен методик китапчык әзерләдек, тарих фәне укытучылары бу дата (Алтын Урда барлыкка килүгә 750 ел – ТИ) буенча дәрес алып барырга тиеш, аларга бөтен Алтын Урда турында кыскача мәгълүмат җибәрәчәкбез”, - диде ул.

Тарихчы әйтүенчә, методик әсбапта Алтын Урданың кыскача тарихы, төп даталары, шәхесләре күрсәтеләчәк. Шулай ук укырга тәкъдим ителгән китаплар исемлеге һәм чыганаклардан өзекләр тәкъдим ителә.

“Мәгариф системасы да бу әйберне халыкка җиткерер дип ышанасы килә. Укучыларга гына түгел бит, әти-әниләр бар, конференция, ачык дәресләр үткәреп була. Бер тарих дәресен нәкъ шушы темага багышлап була. Мәктәпләр күп чаралар үткәрә, татар тарихына, аның дәүләтчелегенә багышланган чараның әһәмиятен аңлыйлардыр дип ышанасы килә”, - диде Илнур Миргалиев.

Тарихчы белән интервьюны тулысынча “Интертат” сайтында укырга мөмкин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100