news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы БДИга кертелү өчен беренче тапкыр йомгаклау иншасы яза

3 декабрьдә Россия чыгарылыш сыйныф укучыларын йомгаклау иншасы көтә

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы, Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, 3 декабрьдә йомгаклау иншасы язачак.

Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Катнашучыга үзе белән кара төстәге гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.

Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый. Укучылар иншаны бирелгән акка кара белән язылган теркәү бланкларында һәм А4 форматындагы язма бланкларында язачак.

Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала.

Теләгән вакытта, йомгаклау иншасын нәтиҗәсен вузларга кергән вакытты күрсәтү өчен, мәктәпләрне алдагы елларда тәмамлаучылар да яза ала. Моның өчен алар 17 ноябрьгә кадәр иншада катнашу өчен теркәлергә тиеш. 

Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" дип билгеләнә. "Незачет" булган очракта иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак. 

Моннан тыш, йомгаклау иншасы нәтиҗәләре вузларга кергән вакытта да санала ала. Уку йорты булган БДИ балларына тагын 10 баллга кадәр өстәргә мөмкин. Абитуриентның инша өчен алган нәтиҗәләрен исәпләү тәртибе вуз раслаган кабул итү кагыйдәләрендә күрсәтелә. Вуз чыгарылыш сыйныф укучысының инша бланкын махсус эшләнгән мәгълүмат ресурслары аша карый ала. Әмма уку йортына кабул ителгән вакытта язган гаризада абитуриент шәхси казаныш нәтиҗәсе буларак йомгаклау иншасын тәкъдим итү теләген күрсәтергә тиеш.

Искәртеп узабыз: 20 ноябрьдә Татарстанда йомгаклау иншасын үткәрү технологиясе сыналу узды. Республиканың 514 мәктәбендә 10 меңнән артык укучы йомгаклау иншасын язды. 

Сынап карау инша мондый форматта беренче тапкыр үткәрелгәнгә күрә, имтиханны оештыруның технологияләрен эшләү өчен махсус уздырылды. Аның нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак, дип хәбәр ителгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100