Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы 5 елга беренче тапкыр йомгаклау иншасы яза
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" дип билгеләнә
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы, Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, русча йомгаклау иншасы яза.
Иртәнге 9.30да Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте төбәкләргә укучылар сайлап алсын өчен, биш инша темасы җибәрде:
1. Чем творчество М.Ю.Лермонтова может быть интересно современному читателю?
2. «Кто говорит, что на войне не страшно, тот ничего не знает о войне» (Ю.В.Друнина)
3. Природа и внутренний мир человека: созвучие и диссонанс.
4. Какие события и впечатления жизни помогают человеку взрослеть?
5. Что важнее: любить или быть любимым?
Һәр сәгать поясы өчен аерым темалар комплекты эшләнгән, алар инша языла башларга 30 минут кала төбәк мәгълүмат ресурсларында урнаштыру өчен, РФ субъектларның мәгълүмат эшкәртү үзәкләренә катгый билгеле вакытта ябык каналлар аша тапшырыла.
Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала.
Инша нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" дип билгеләнә. "Незачет" булган очракта, иншаны 4 февраль һәм 6 майда яңадан язып булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз