news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәктәпләре укучылары өчен язгы каникуллар башлана

Алар 9 көн дәвам итәчәк

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). 23 март көнне Татарстан мәктәпләре укучылары өчен язгы каникуллар башланачак һәм алар 31 мартка кадәр дәвам итәчәк - бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Язгы каникул вакыты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тәкъдим хатында билгеләнгән, ул уку елы башында ведомствоның сайтында урнаштырылган иде. Ул хат нигезендә җәйге каникуллар мәгариф оешмаларының еллык календарь графигы һәм дәүләт йомгаклау аттестацион имтиханнары расписаниесенә яраклаштырып билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot