Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләре Пенза өлкәсенең Госман авылы мәктәбе белән хезмәттәшлек итәчәк
Пенза өлкәсендә оештырылган Татар мәгарифе көннәре кысаларында, Татарстан делегациясе Госман авылындагы балалар бакчасында һәм урта мәктәптә булды.
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Пенза өлкәсендә үткәрелгән Татар мәгарифе көннәреннән кайтты. Пензада милли телләре саклау һәм үстерү темасына багышланган фәнни-гамәли конференция, өлкәдәге белем бирү учреждениеләрендә очрашулар узды. Аерым алганда, Татарстан делегациясе Сосновоборск районының Госман авылындагы урта мәктәптә туган телне, татар мәдәниятен саклау юнәлешендә алып барылган эшчәнлек белән танышты. Бу хакта Пенза өлкәсенең җирле “ТВ-Экспресс” телеканалы хәбәр итә.
Кунаклар Сосновоборск районының Госман авылындагы “Очкын” балалар бакчасында барды.
Делегация составында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, Пенза өлкәсе мәгариф министры урынбасары Гүзәл Баткаева, Пенза өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Бакир Акъегетов, Сосновоборск районы хакимияте башлыгы Владимир Едалов бар иде.
“Без татар балаларында ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз. Бала һәрьяклап белемле булсын өчен мәгарифтә этник мәдәни компонентка игътибар бирәбез”, – дип сөйләде кунакларга балалар бакчасы мөдире Диана Абдуллина.
Авыл мәктәбендә дә очрашу узды. Мәктәп музее бу төбәкнең тырыш хезмәтчәннәренә һәм сугыш батырларына багышлана. Кунакларны 330 еллык Госман авылы тарихы белән дә таныштырдылар.
“Без ике теллелек шартларында балаларга көндәшле белем биреп чыгарырга тырышабыз. Максатыбыз – укучылар Пензада гына түгел, Россиянең теләсә кайсы төбәгендә югары уку йортына укырга керә алырлык булсын, яхшы белгечләр булып чыксын, киләчәктә авылга әйләнеп кайтуларын да телибез”, – дип сөйләде мәктәп директоры Изилә Кәримова.
Очрашу азагында Татарстанның Апас районы үзәгендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта мәктәбе белән Госман авылы урта мәктәбе арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
“Татар телен өйрәнү буенча яңа проектлар һәм инновацион технологияләрне камилләштерүне алга таба да дәвам итәчәкбез. Татар телендә сөйләшү мәдәнияте югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Татарстан ягыннан без үз чиратыбызда бу өлкәдә һәрьяклап ярдәм итәргә, безнең яңа методикалар турында сөйләргә әзер”, – дип белдерде Гөлнара Габдрахманова.
Татарстан мөгаллимнәре тиздән Госманда укучыларгы кызыклы мастер-класслар үткәрергә, ә укытучылар белән тәҗрибә уртаклашырга килер дип тә килешенде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз