Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәктәпләре КВН командалары чирек финалга җыела
Шаяннар һәм тапкырлар командалары Казанның "Ак Барс" Яшьләр үзәге сәхнәсендә 6 декабрьдә очрашачак.
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 6 декабрьдә Казанга Татарстан мәктәпләренең КВН командалары Юниорлар лигасы чирек финалына җыелачак. Бу хакта Татарстанның КВН клубы рәсми сайты хәбәр итә.
Мәктәп командаларының очрашуы “Ак Барс” яшьләр үзәге сәхнәсендә үтәчәк.
Чирек финалда Казанның 152 нче гимназиясенең “В джазе только девушки”, “Team-7” иҗади берләшмәсенең “Гагарин” һәм “Фото Айгуль”, 75 нче гимназиянең “Зато не в школе”, Казан суворов училищесының “Люди в черном”, Биектау районы “Балкыш” балалар иҗат йортының “Мандаринка”, 152 нче гимназиянең “Не детки”, Чистайның 5 нче урта мәктәбе белән 3 нче гимназиясенең “Пена”, КФУ ның IT-лицей җыелма командасы, Чаллы һәм Әлмәтнең җыелма командалары, Татарстанның Балалар оешмалары советы җыелма командасы катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз