Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләре башлангыч сыйныфны бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә әзер
РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 1 сентябренә илнең барлык башлангыч мәктәпләре укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүне йөкләде.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда барлык мәктәпләр дә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештыру мөмкинлегенә ия, шуңа күрә РФ Президенты йөкләмәсе республикада кыска вакыт эчендә үтәләчәк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстанның барлык мәгариф учреждениеләрендә башлангыч сыйныф укучыларын тәэмин итү өчен техник җиһазлар бар. Моны исәпкә алып, республика РФ Президенты йөкләмәсен кыска вакыт эчендә үтәүне оештыра алачак», — диде ул.
Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кайнар ризык белән тәэмин итү оештырылган инде, шул ук вакытта кече сыйныфларның 67 проценты көнгә ике тапкыр туклана.
РФ Президенты Владимир Путин бүген ил парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Башкалар арасында ул 2020 елның 1 сентябреннән башлап, техник мөмкинлек булган мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештырырга кушты. Башка мәктәпләрдә мондый туклану 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча оештырылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз