Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәктәпләре 7 миллион сум күләмендә иганәчелек ярдәме алды
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе республикада 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
(Казан, 4 август, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бу җәйдә Татарстан мәктәпләре "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында, 7 миллион сум күләмендә иганәчелек ярдәме алды. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җиткерде.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе республикада 2013 елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча үткәрелә. Анда предприятиеләр һәм оешмалар, шулай ук яхшы белем биргән өчен мәктәпләренә рәхмәтле булган кешеләр катнаша", – дип ассызыклады ул.
Белем бирү оешмаларына ярдәм төрле рәвештә күрсәтелә. Кемдер акча җыя, ә кемдер тышкы яктан төзекләндерү һәм ремонтлау эшендә булыша. Иң киң таралган ярдәм - төзелеш һәм буяу материаллары, канцелярия товарлары, китаплар, спорт җиһазлары, компьютер техникасы, җиһазлар белән тәэмин итү.
Узган елда хәйрия ярдәмен республиканың 432 мәктәбе алса, быел иганәчеләр 254 белем бирү йортына булышачаклар.
Хәйрия акциясе 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әмма ярдәм итәргә теләүчеләр уку елы дәвамында да булышлык күрсәтә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз