news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәктәп урманчылыклары слетында Свердловск укучылары да катнашты

Мәктәп урманчылыклары слетында бәйгеләр, мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр оештырылды.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Кукмара районы Лубян авылында Татарстан мәктәп урманчылыкларының III слетында Татарстанның 31 районы мәктәп урманчылыгы белән бергә Свердловск өлкәсенең Серов районындагы «Урман дозоры» мәктәп урманчылыгы катнашты.

Слет 29-31 июльдә "Лубян урман-техника көллияте" базасында үткәрелә.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров әйтүенчә, Свердовск делегациясенең килүе кунакларның инициативасы булган. "Алар бездән рөхсәт сорадылар. Без рөхсәт бирдек, чөнки алар безнең практикабызны өйрәнеп, кайткач, үзләрендә кулланалар. Алар да шулай тырышып эшләсеннәр", - диде ул.

Свердловск өлкәсеннән мәктәп урманчылыгы командасы составында дүрт кеше булган. Алар Татарстан районнары мәктәп урманчылыклары командалары белән бергә ярминкәдә, мастер-классларда, "Яшь урманчылар" бәйгесендә катнашты.

Татарстан мәктәп урманчылары слеты нәтиҗәләре иртәгә, 31 июль көнне, билгеле булачак. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot