news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча лидерлар рәтенә керә

2020 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләр дә түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү системасы буенча эшли башлады.

Татарстан мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча лидерлар рәтенә керә
Михаил Захаров

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар арасына керә. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасында этаплап күчеш булмаячак. 2020 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләр дә түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү системасы буенча эшли башлады. Бу җәһәттән республика - 1 сентябрьдән барлык муниципалитетларда да мәктәпләрне шундый системага күчергән РФ субъектлары арасында лидерлар рәтендә», - диде Галимова.

Татарстанда 1404 мәктәп эшли, аларда 452 мең бала белем ала. Шуларның яртысы диярлек (башлангыч сыйныфларда укучы 209 меңнән артык бала) кайнар ризык белән тәэмин ителде инде.

12 көнгә әзерләнгән менюга яшелчә, сыер һәм тавык итеннән әзерләнгән төп ризыклар, гарнирлар керә, балаларга атнага берничә тапкыр җиләк-җимеш бирәләр.

Россия Президенты карары нигезендә, төбәкләрнең I-IV сыйныфларда укучыларны бушлай кайнар аш белән тәэмин итү өчен быелның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр вакыты бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1 сентябрьдә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булып, быел Казан укучыларына нәрсә ашатачакларын тикшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100