news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәбе спорт клублары арасында Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

«Милли спорт төрләрен үстерүче иң яхшы спорт клубы» номинациясендә Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбе беренче урын алды.

Татарстан мәктәбе спорт клублары арасында Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
mon.tatarstan.ru

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә 2018-2019 уку елында мәктәп спорт клублары арасында массакүләм спортны үстерү һәм физкультура-спорт эшен иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбенең «Дуслык» мәктәп спорт клубы беренче урын алды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу мәктәп «Милли спорт төрләрен үстерүче иң яхшы спорт клубы» номинациясендә җиңүче булды. Конкурс призеры дипломын мәктәп директоры Илшат Шәйдуллинга һәм спорт клубы җитәкчесе Илшат Камаловка тапшырдылар.

5-6 декабрьдә Мәскәүдә өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең IV Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Бүләкләү тантанасы киңәшмә кысаларында булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100