news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Красноярск крае хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру планын имзалады

Рөстәм Миңнеханов Красноярск краена территорияләрнең гомуми үсеше өчен драйверга әйләнәчәк яңа кызыклы проектлар теләде.

Татарстан һәм Красноярск крае хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру планын имзалады
tatarstan.ru

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашты. Сөйләшүләрдән соң, төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыра торган чаралар Планы имзаланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов 2 мартта Красноярскида кышкы Универсиаданы ачу тантанасы бик матур килеп чыкты, диде. Аның сүзләренчә, Красноярск краеның бик зур әзерлек эше һәм әлеге спорт вакыйгасын уңышлы уздыру дөньяга Россиянең зур потенциалы барлыгын күрсәтте.

Рөстәм Миңнеханов Красноярск краена территорияләрнең гомуми үсеше өчен драйверга әйләнәчәк яңа кызыклы проектлар теләде. «Зур ярышлар өчен төзелгән спорт объектларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзербез», - диде Татарстан Президенты.

Аннары 2019-2021 елларга Татарстан белән Красноярск крае арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планы имзаланды. Имзаланган документка аңлатма биреп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан хакимияте яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен Красноярск крае делегациясен кабул итүгә шат булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100