Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Колумбия Сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек турында килештеләр
Документка имзаларын Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Оскар Билли Лопес Боланьос һәм ТР ССП рәисе Шамил Агиев куйды
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Колумбия-Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү Боготада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында изаланды. Документка Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Оскар Билли Лопес Боланьос һәм ТР ССП рәисе Шамил Агиев имзаларын куйды. Чара Боготада Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы офисында узды.
Татарстан делегациясен сәламләп, Оскар Билли Лопес Боланьос: «Безгә делегацияне һәм Татарстан Республикасы Президентын кабул итү - зур хөрмәт һәм бу икътисадый мөнәсәбәтләргә карата гына түгел. Безгә шулай ук Татарстан Республикасының спорт өлкәсендә яулаган югары күсәткечләре билгеле», - диде. Шуннан ул Колумбия-Россия Сәүдә-сәнәгать платасын булдыру тарихын сөйләде.
Россия Федерациясенең Колумбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Сергиев хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Колумбиягә визиты һәм хәзерге форум - ике як мөнәсәбәтләре тарихында Россия һәм Колумбия арасында үзара файдалы перспективаларны ачучы яңа адым.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның төп инвестицион проектлары турында сөйләде, ә “Иннополис” МИЗ” ААҖ җитәкчесе Игорь Носов махсус икътисадый зона үсеше турында хәбәр итте.
Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, үз чиратында, Колумбия эшмәкәрләрен республиканың сәнәгать потенциалы белән танышырга Татарстанга чакырды.
Түгәрәк өстәл барышында катнашучыларга Татарстан турында «We can!» видеоролигы күрсәтелде.
Очрашу ахырында Россия Федерациясенең Колумбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Сергиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе һәм Колумбия арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызуга 45 ел тулу хөрмәтенә медаль тапшырды.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз