Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан һәм Казанның медицина учреждениеләрендә Россиянең әйдәп баручы хирурглары катнашында мастер-класлар узачак
Делегация белән РФА академигы Ренат Акчурин җитәкчелек итә
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 28 нче август, Татарстан һәм Казанның медицина учреждениеләрендә (Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник диагностика үзәге, 7 нче санлы шәһәр хастаханәсе, Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Әлмәт шәһәренең “Татнефть” ААҖ медсанчасте) Россиянең әйдәп баручы хирурглары катнашында мастер-класлар узачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мастер-класслар Мәскәүдә 27-30 август көннәрендә эшләүче ватандаш табиблар визиты кысаларында үткәрелә. Академия кунаклары арасында Россия Фәннәр академиясе вәкилләре, Россия медицина фәннәре академиклары, профессорлар бар.
Делегация белән Табиблар клубы рәисе – Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексының Клиник кардиология институты йөрәк-тамыр хирургиясе бүлеге җитәкчесе, генераль директорның хирургия буенча урынбасары, РФА академигы Ренат Акчурин җитәкчелек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз