news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Карачай-Чиркәс республикалары арасында хезмәттәшлек расланды

Килешү сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итүне күздә тота.

Татарстан һәм Карачай-Чиркәс республикалары арасында хезмәттәшлек расланды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Бүген “Сочи – 2017” Россия Инвестицион Форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарсан һәм Карачай-Чиркәс республикалары арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карачай-Чиркәс Республикасы башлыгы Рашид Темрезов кул куйды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге. Әлеге килешү сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итүне күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов Килешүне әзерләү инциативасы белән чыккан өчен Рәшид Темрезовка рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Карачай-Чиркәс Республикасын йөк автомобильләре,машина төзү һәм нефтехимия продукциясе, дару, медицина эшләнәмәләре белән тәэмин итү тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә яхшы мөмкинлекләр бар.

"Мәдәният, фән, белем бирү, спорт һәм туризм өлкәсендә элемтәне үстерү бик мөһим", – диде Рөстәм Миңнеханов. Карачай-Чиркәс республикасының таулы районнары Россиядә популяр булган Архыз-Домба рекрацион туристлар зонасын барлыкка китерә. Безгә бергәләшеп үзара туристлар агымын үстерергә кирәк, дип ассызыклады ул.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Рашид Темрезовны Татарстан Республикасында кунак булырга һәм IX Халыкара икътисади “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” саммитында катнашырга  чакырды. Әлеге чара быел 18-20 май көннәрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100