news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Ирландия хезмәттәшлекне активрак җәелдерәчәк

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ирландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Филипп Макдона әфәнде белән очрашты

(Казан, 16 ноябрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Филипп Макдона әфәнде белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры, ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Минтимер Шәймиев очрашуда билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Ирландиянең тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәкләр арасындагы ике якка да файдалы элемтәләр даими төс ала. Хәзерге вакытта хезмәттәшлек турындагы килешүләрне гамәли эчтәлек белән баетырга кирәк. Соңгы елларда Ирландиядә зур үзгәрешләр булды, ил актив үсеш кичерде, ә финанс кризисы нәкъ менә шундый илләргә ныграк кагылачак. Алар арасында икътисадының 60 проценты экспортка йөз тоткан Татарстан да бар.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда мәгариф системасын үзгәртеп коруның яңа программасы эшләнә. Республика үз белгечләрен Сингапурга укырга җибәрә. Мәгариф өлкәсендә Ирландия тәҗрибәсе шулай ук кызыклы. “Безнең өчен бу аеруча мөһим”, – дип ассызыклады республика башлыгы.
“Татарстан Президенты күп нәрсәдән хәбәрдар. Минтимер Шәймиевкә Ирландия хакында күп нәрсә мәгълүм, аңа безнең мөнәсәбәтләр мөһим”, – дип белдерде очрашудан соң Ирландия илчесе гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Россия һәм Ауропага хезмәттәшлекне активрак җәелдерергә кирәк. Ирландия әлеге процесста катнашырга тели. Бу контекстта Ирландия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек тә җәелдереләчәк.
Макдона әфәнде хәбәр иткәнчә, аның өчен Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборының янәшә урнашуы зур символик мәгънәгә ия. Ирландиядә хәзерге вакытта бер–берсе белән каршылыкта торган җәмгыять катламнары арасында дусларча мөнәсәбәт урнаша.
“Татарстан Хөкүмәте безне бик җылы кабул итте, без биредә үзебезне өйдәге кебек хис итәбез. Шунлыктан безнең сөйләшүләр дә бик нәтиҗәле бара”, – дип белдерде ул.
Тимур Акулов билгеләп үткәнчә, соңгы берничә елда Ирландия үз үсешендә зур сикереш ясады. Мәгариф өлкәсендә Татарстан һәм Ирландия арасында ике якка да файдалы хезмәттәшлек җәелдерелергә мөмкин. Шулай ук авиация һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә дә хезмәттәшлек җайга салыначак.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100