news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Иркутск өлкәсе биш ел дәвамында хезмәттәшлек итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты.

Татарстан һәм Иркутск өлкәсе биш ел дәвамында хезмәттәшлек итәчәк
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сочи шәһәрендә. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге.

Татарстан җитәкчесе аңа төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне колачлаган килешүне төзүдә күрсәткән кызыксынуы өчен рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренчә, әлеге рәсми документ төбәкара элемтәләрне ныгытуда булышачак.

Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Иркутск өлкәсе белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше 4 млрд. сумнан артып китә. Төбәкләрдә йөк ташучы автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүне киңәйтергә була. Шулай ук машина төзү, нефть химия продукциясе, медицина эшләнмәләре буенча да хезмәттәшлекне булдыру мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтен җиткерде. Хәзерге вакытта өлкәдә 30 меңнән артык татар яши.

Сергей Левченко, үз чиратында, хезмәттәлешлек белән кызыксынуын белдерде. “Мин Россия инновацион регионнары Ассоцияциясе кысаларында узган безнең бердәм эшебездән канәгатьмен”, – диде ул.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы һәм Иркутск өлкәсе Хөкүмәте арасында 5 ел дәвамында гамәлдә булачак, сәүдә, икътисад, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрне колачлаган Килешүгә кул куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100