news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Иран уку йортлары арасындагы хезмәттәшлеккә нигез салынды

ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе студентлары Имам Садыйк исемендәге Тәһран университетының фән буенча проректоры Мөхәммәд Хәсән Хани белән очрашты

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе студентлары Имам Садыйк исемендәге Тәһран университетының фән буенча проректоры Мөхәммәд Хәсән Хани белән очрашты. Академия ректоры Андрей Ершов рәислегендә барган әлеге чарада Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) профессоры, Сәяси һәм халыкара тикшеренүләр үзәге директоры, халыкара сәясәтче Александр Никитин да катнашты.

 А.Ершов үзенең кереш чыгышында, академиянең Иран белән мөнәсәбәтләре әлегә кадәр урнаштырылмаган иде, шушы юнәлештә бу зур этәргеч булачак, дип билгеләп үтте. Бүген 70 млн. халкы булган Иран дәүләте белән безне Каспий диңгезе берләштерә, чөнки табигый сулыкларның әһәмияте арта бара, шулай ук тарихтан мәгълүм «Бөек ефәк юлы» уртак,  дип белдерде ректор. 

 А.Никитин сүзләренчә, Иран кунагының Россиягә килүе Сәясәт фәне ассоциациясе программасының бер өлеше булып тора. Ассоциация исә Россиянең 53 университетының 713 профессорын һәм укытучысын берләштерә. Мәскәүдә шушы атна ахырында, соңгы 3 көндә, сәясәт фәне Бөтенроссия конгрессы үткәреләчәк, анда 35 илдән галимнәр, нигездә, политологлар катнашуы дип көтелә. Бу исә Россия сәясәт фәне дөньякүләм киңлеккә чыксын өчен кирәк. Җомга көнне исә Иран белән АКШ профессорлары арасында фәнни бәхәсләр планлаштырылган. Бүгенге кунагыбыз исә Кавказ белән Үзәк Азияне дистә ел дәвамында ныклап өйрәнгән галим, дип таныштырды МГИМО вәкиле.     

Иран кунагы үзенең чыгышында Иран икътисады, илнең үсеш перспективалары белән эчтән торып, ягъни Иран карашын шәрехләргә теләве хакында алдан ук әйтеп куйды. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә проблема үзен сиздерә һәм моңа Иран – Көнбатыш мөнәсәбәтләре катлаулылыгы сәбәпче. Бу катлаулы мөнәсәбәтләр Көнбатышның Иранны аңламавыннан, Иранның халыкара системада мөһим ролен күрмәскә тырышуыннан килә, дигән фикердә Мөхәммәд Хәсән Хани. Шушы фикерен раслау өчен, ул Иранның төп энергия чыганакларының икесенә дә – нефть һәм газ ятмаларына ия булуын (газ запаслары буенча Россиядән соң Иран II урында, нефть буенча - III), дөнья картасында Иранның геосәяси урыны – тирә-ягында Фарсы култыгы, Урта Көнчыгыш, Үзәк Азия һәм төньягында Россия урнашуы бик әһәмиятле булуын басым ясап әйтте. «Болардан тыш, Ираннан башка гына Ирак һәм Әфганстанда тынычлык урнаштыру мөмкин булмаячак, Урта Көнчыгышта да шулай ук», - дип, Иранның тагын мөһим фатор булган мәдәни һәм тарихи мирасы мәсьәләсенә тукталды. Галим, иранлылар  гарәп илләре арасында иң күп санлысы, ислам дөньясында роле зур: Талиплар һәм Әл-Каида арасында багланышлар урнаштыру мөмкинлегебез бар, шушы яктан файда китерә алабыз, диде.

Шуларга өстәп, Иран  кунагы мисалга Британия тикшеренүче-галимнәренең Иранны Көнбатыш моделенә иң якын һәм ачык ислам дәүләте саналуын ачыклауларын китерде. «Алда китергән дәлилләргә өстәп, Иран сәясәтенең бәйсезлеккә нигезләнгән булуын белгертәсем килә. Иранлылар Көнбатыштан да, Көнчыгыштан да бәйсез булырга тели. Ләкин вазгыять болайрак: Америка Иранны халыкара мәйданда күрергә теләми, ә халыкара бергәлек, киресенчә, моны танырга тиеш», - дип, Иранның тирә-ягын АКШ хәрби базалары боҗрага алуын  басым ясап әйтте. Россия белән күп мәсьәләдә уртаклыкларыбыз бар, максатларыбыз бер, үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм җәелдерү кирәк, дигән фикердә Тәһран университеты проректоры Мөхәммәд Хәсән Хани.

Соңыннан студентлар кунакларга үзләрен кызыксындырган сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр, әңгәмәләшү һәр як өчен кызыклы булды.

Җыеп кына әйткәндә, әлеге очрашуда ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе белән Имам Садыйк исемендәге Тәһран университеты арасында студентлар һәм укытучылар алмашуга нигез салынды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100