Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һәм Ингушетия Республикалары Милли китапханәләре арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде
Татарстанда Ингушетия республикасы көннәре уза
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Кичә Татарстан Республикасында Ингушетия Республикасы көннәре башланып китте. Ул ике көн дәвам итә.
Бүген кунаклар ТР Милли китапханәсендә булды. Иң элек алар өчен экскурсия оештырылды. Көндезге 11дә исә тантаналы очрашу оештырылды.
Чараны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова башлап җибәрде. "Безнең бүген бик шатлыклы көнебез, чөнки һәр дуслык җепләре − ул якты юлның башы. Ингушетия делегатларының безнең республикага беренче генә килүе түгел. Бүгенге очрашу да милли китапханәләр арасында ныклы мөнәсәбәтләр урнашуга этәргеч булыр дип ышанам",- диде ул.
Шуннан соң сүз Ингушетиянең мәдәният министры Марет Газдиевага бирелде. "Республиканың җитәкчелеге һәм халкы тарихны, халыкны саклап калуда зур эш алып бара. Бу бик дөрес сәясәт. Сезнең милләтегезне, халкыгызны саклау өстендә эш алып баруыгызны без бу җиргә басуга ук тойдык", - диде ул һәм кичә ТР Халыклар дуслыгы йортында узган чараны искә алып, Татарстанда Ингушетия халкын берләштереп яшәгән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде. Ул, шулай ук, Ингушетия җыр һәм бию ансамбленең узган ел Универсиаданың мәдәни өлешендә катнашуын искәртте, артистларның Татарстан белән соклануын да белдерде.
Ингушетиянең мәдәният министры хәбәр иткәнчә, аларда Татарстан көннәрен декабрьдә уздыру планлаштырыла.
Очрашуда ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев тә бар иде. "Безнең Милли китапханәгә бөтен дөнья сыйган. Әгәр дә бу дөньяда Ингушетия булмаса, ул түгәрәк булмас иде. Безнең уртак якларыбыз бик күп һәм киләчәктә дә рухи җепләр тагын да ныгыр", - диде ул чыгышында делегатларны сәламләп.
Ингушетия Милли китапханәсе директоры Радима Газдиева да утырышка җыелучыларны сәламләде. Ул Татарстан Милли китапханәсенә бүләкләрен тапшырды.
Әлеге чара кысаларында ТР Милли китапханәсе директоры Наил Камалиев һәм Ингушетия Милли китапханәсе директоры хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.
Очрашу җыр һәм шигырьләр белән дәвам итте.
Чарада ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, татар әдипләре, китапханәчеләр дә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз