Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөхтәсибәтләрендә намаз уку бәйгеләре узды
Катнашучылар өч төркемгә бүленде: мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 11 яшькә кадәрге һәм 14 яшькә кадәрге балалар.
(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз уку бәйгеләре уза. Мәктәп балаларының язгы каникулының соңгы көнендә мондый чаралар республикабызның Питрәч, Балтач, Буа, Әгерҗе, Түбән Кама һ.б. районнарда, Казан шәһәре мөхтәсибәтләрендә үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үсеп килүче яшь буын ислам диненең биш баганаларының берсе – намаз гыйбадәтен белү буенча көч сынашты. Әйтергә кирәк, балалар белән бергә бәйгене карарга аларның әти-әниләре, остазлары, аксакаллар, зыялылар, хөрмәтле кунаклар да килгән иде. Моннан тыш, көн дәвамында төрле мавыктыргыч бәйгеләр, кул эшләре, сәнгать төрләре буенча мастер-класслар, күргәзмәләр оештырылды, танылган Коръән-хафизлар, дин әһелләре, мөнәҗәтчеләр чыгыш ясады.
Яшь үзенчәлектләренә карап, катнашучылар өч төркемгә бүленде: мәктәпкәчә яшьтәгеләр, 11 яшькә кадәрге һәм 14 яшькә кадәрге балалар. Иң кечкенә катнашучы Сөләйман Гыйззәтуллинга – 3 яшь.
Ярыш барышында һәр бала жюридагылар әйткән бер намазны укып күрсәттеләр. Аннан соң шул темага кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Ярыш барышында район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтулин һәм “Нур” мәчете мөгаллимәсе Әлфия Галләмова балалар һәм зурлар өчен викторина да уздырдылар. Җиңүче һәм призлы урын алучыларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз