news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөхтәсибәтләрендә ислам нигезләре буенча курслар башланды

Быел барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтү планлаштырыла.

Татарстан мөхтәсибәтләрендә ислам нигезләре буенча курслар башланды
dumrt.ru

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Бөгелмә мөхтәсибәтенең Үзәк мәчетендә Ислам нигезләре курсларының уку сезоны ачылды. Чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов вәгазе белән башланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Ислам дине белем алырга чакыра. Барлык гамәлләр дә белемгә нигезләнергә тиеш, чөнки белемсез Аллаһыга гыйбадәт кылучы файдага караганда, күбрәк зыян китерә. Аллаһы Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белем алуга зур игътибар биргән", - диде Рамил хәзрәт.

Дәресләр шәһәр мәчетләрендә дә, авыл мәчетләрендә дә узачак. Узган ел балалар белән бик күп дәресләр үткәрелгән. Бу юнәлеш киләчәктә дә өстенлекле булачак. Шулай ук бу елда барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтү планлаштырыла.

Кичә Түбән Каманың җәмигъ мәчетендә шулай ук кичке курс укучыларының җыелышы узды. Бу җыелышта дәресләр расписаниесе, уку сыйныфлары билгеләнде, тыңлаучылар һәм укытучылар белән таныштырдылар.

Хәзрәтләр белем алу мөһимлеге турында искәртте, кагыйдәләр белән таныштырды һәм дисциплинаның мөһимлеге турында искә төшерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot