news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөхтәсибәтләрендә ифтарлар уздыру дәвам итә

Программада мөнәҗәтләр уку, вәгазьләр сөйләү, викториналар каралган, балалар өчен батут, баллы мамык булачак.

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Бүген, Рамазан аеның 15 нче көнендә, Арча мөхтәсибәте "Зур парк ифтары" дип исемләнгән чара уздырачак. Әлеге чара кичке җидедә шәһәрнең Җиңү паркында оештырылачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Программада мөнәҗәтләр уку, вәгазьләр сөйләү, викториналар каралган, балалар өчен батут, баллы мамык булачак. Арча башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән бергәлектә оештырылачак чарада йөзгә якын кешенең катнашуы көтелә.

Районкүләм ифтар бүген шулай ук Алексеевск мөхтәсибәтендә уза. 120 кешегә исәпләнгән авыз ачу мәҗлесен ОАО "Алексеевскдорстрой" директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев үз исеменнән үткәрә. Әлеге чарага барлык имамнар, мөселман эшлеклеләре, мохтаҗлар чакырылган. Моннан тыш, Алексеевск районында зур ифтар Биләр һәм Урта Тигәнәле авылында оештырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100