news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Haier компаниясе Чаллыда “акыллы завод” төзү турында килеште

Кер юу машиналары җитештерү заводы төзү проектын 2019-2022 елларда тормышка ашырырга планлаштыралар.

Татарстан һәм Haier компаниясе Чаллыда “акыллы завод” төзү турында килеште
tatarstan.ru

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте, Яр Чаллы шәһәре һәм Haier корпорациясе Автошәһәрдә кер юу машиналары җитештерүче “акыллы завод” төзү буенча меморандумны имзалады. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Haier корпорациясе президенты Чжоу Юньцзе кул куйды.

Завод Чаллының югары технологияле индустриаль паркы территориясендә төзелергә тиеш. Яңа җитештерү IV сәнәгать революциясе стандартларына туры киләчәк дип планлаштырыла. Инвестиция проектын 2019-2022 елларда тормышка ашыру фаразлана.

Проектны тормышка ашыру башлыча Россиянең, шулай ук Татарстанның һәм Яр Чаллының социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәчәк. Уникаль җитештерү булдырырга, төрле дәрәҗәдәге бюджетка салым күчерүне арттырырга, югары технологияле продукция тармагында илнең экспертлар потенциалын үстерергә булышачак.

  • Яр Чаллыда Haier “акыллы заводын” төзү эшләрен 2019 елның IV кварталында башлау, ә 2021 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Кер юу машиналары җитештерү буенча беренче Haier заводын 2019 елның III кварталында ук ачарга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100