news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җәмәгатьчелеге Минтимер Шәймиевне 85 яшьлеге белән котлады

«Ул безнең барыбызны да гражданлык батырлыгына, сабырлыкка, оптимизмга, вакыт таләпләренә җавап бирергә өйрәтә», — диде Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров.

Татарстан җәмәгатьчелеге Минтимер Шәймиевне 85 яшьлеге белән котлады
Рамил Гали

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 85 яшьлеген бәйрәм итә. Дәүләт эшлеклесен юбилее белән Россия һәм дустанә илләрнең җитәкчелеге котлады. Котлауларга Экспертлар клубы әгъзалары да кушылды.

«Ул безнең барыбызны да гражданлык батырлыгына, сабырлыкка, оптимизмга, вакыт таләпләренә җавап бирергә өйрәтә. Бөтен эш дәверендә Минтимер Шәрипович безне төрле диндәге һәм төрле милләт вәкилләренә күршеләрчә дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтте», — дип белдерде Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров. 

Ул Болгар торгызылу белән белән бер үк вакытта Зөя каласының да төзекләндерелүен, Болгар ислам академиясе төзелеше белән параллель рәвештә Казан Изге Ана иконасы соборы да төзелүен искә төшерде.«Бу төрле халык вәкилләре арасында тынычлыкны саклауның никадәр мөһим булуына ачык үрнәк», — диде Кадыйров.

«Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы» Россия иҗтимагый оешмасы директоры Екатерина Согрина Шәймиевне Татарстан Республикасында балалар иҗтимагый хәрәкәтен берләштерү һәм үстерүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте.

«Минтимер Шәрипович хәтта бөтен Россиядә балалар хәрәкәте таркатылган вакытта да балалар иҗтимагый берләшмәләрен аңлады һәм ярдәм итте, Татарстан яңа балалар хәрәкәтләре булдырылган иң беренче регионнарның берсе, шул вакытта йөздән артык балалар оешмалары барлыкка килгән төбәк», — диде Согрина.

Гөлзада Руденко Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы коллективы исеменнән Дәүләт Киңәшчесен 85 яшьлеге белән тәбрикләде һәм аңа күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100