news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан мәгарифе белән идарә итүчеләр быел ук Югары икътисад мәктәбендә укый башлаячак

Әлеге программа буенча белем эстәүчеләр Югары икътисад мәктәбе дипломы белән бергә, Манчестер университеты дипломнарын да алып чыгачак дип көтелә

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Агымдагы елның 1 сентябреннән Татарстан мәктәпләренең, муниципалитеттагы җитәкче кадрлар һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре Мәскәүгә Югары икътисад мәктәбенә “Мәгарифтә идарә” белгечлегенә укырга җибәреләчәк. Татарстан Республикасы һәм Югары икътисад мәктәбе арасында килешү төзелгән. Бу хакта бүген журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Мәгариф системасы өчен менеджерлар әзерләүгә юнәлтелгән программа ике елга исәпләнгән һәм республика бюджетыннан финанслана. Ел саен Татарстанның утызлап мәгариф лидеры Югары икътисад мәктәбендә читтән торып белем алачак. Биш ел дәвамында аларның саны 275кә җитәчәк. “Бу - һич арттырусыз Европа дәрәҗәсендәге белем”, - дип белдерде Альберт Гыйльметдинов.
Әлеге программа буенча белем эстәүчеләр Югары икътисад мәктәбе дипломы белән бергә, Манчестер университеты дипломнарын да алып чыгачак дип көтелә. “Бу уку йортларының ике диплом бирү практикасы бар¸ алар танылган”, - диде министр.

Педагогларны “Алгарыш” программасы нигезендә чит ил мәктәпләренә стажировкага җибәрү дә көтелә.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100