news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәгариф үсеше өчен федераль бюджеттан 135 млн сум акча ала

Россия Федерациясе Хөкүмәте регионнар арасында 2520,6 млн сум акча бүлде.

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы 2016 – 2020 мәгарифне үстерү максатчан программасы буенча быел федераль бюджеттан 135,3 млн сум акча алачак. Бу документ бүген Россия Федерациясенең хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. 

Дәүләт регионнары арасында 2520,6 млн сум күләмендә субсидияне бүлү турында карарга 26 гыйнвар көнне Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кул куйган.

“Субсидияләр, аерым алганда әһәмитяле һәм өметле һөнәрләр һәм махсус урта һөнәри белгечлек буенча кадрлар әзерләүгә, технологияләрне һәм укыту эчтәлеген яңа мәгариф федераль дәүләт стандартларына туры китереп яңартуга; гомуми белем бирүнең барлык дәрәҗәләре сыйфатын бәяләүдә региональ системаларның үсешенә тотылачак”, – диелгән карарда.

Аерым алганда, Татарстанга төбәкара компетенцияләр үсешенә һәм  махсус урта белем бирүче уку йортлары үсешенә 87324,8 мең; китапханә эшенә һәм предмет концепцияләрен тормышка ашыру буенча стажировка мәйданнарына, яраклаштырылган мәгариф программаларын тормышка ашыручы оешмалар булдыруга 11160,4 мең акча биреләчәк. Тагын 19509,9 мең акча мәктәпкәчә белем бирү региональ үзәген будыруга һәм республика мәктәпләрендә өстәмә программаларны кертүгә тотылачак. Калган 17300 мең акча гомуми белем бирүне  бәяләүнең бәйсез төбәк системасын булдыруга юнәлтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100