news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәгариф министры Шиһаб Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләренә чәчәк салды

Арчада узган август киңәшмәсе кысаларында министр Ташкичү авылы мәктәбендә булды.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Арчада укытучыларның август киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Бу хакта "Арча хәбәрләре" яза.

Министр эш сәфәрен Ташкичү мәктәбе белән танышудан башлаган. Район башлыгы Илшат Нуриев, «Таттелеком» җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин белән бергәләп алар биредә элемтәчеләр ярдәмендә төзелгән Шиһаб Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләренә чәчәкләр салганнар, бөек мәгърифәтче музеенда булганнар.

Кунаклар, быел мәктәпкә керүче биш сабыйны сөендереп, аларга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар да тапшырганнар. Министр мәктәпнең яңа уку елына әзерлегенә югары бәя биргән һәм коллективны якынлашып килүче Белем бәйрәме белән тәбрикләп, уңышлар теләгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100