news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәгариф министрлыгы мәктәп линейкаларын урамда үткәрергә тәкъдим итте

Чаралар вакытында Роспотребнадзорның күрсәтмәләрен исәптә тотып эш итәргә кирәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Татарстан Мәгариф министрлыгы мәктәп линейкаларын урамда үткәрергә тәкъдим итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп линейкаларын 1 сентябрь көнне урамда үткәрергә тәкъдим итте.

«Белем көнендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйрәмне ачык һавада, Роспотребнадзор рекомендацияләренә һәм күрсәтмәләренә таянып үткәрергә тәкъдим итә», — диелә ведомство сайтында бастырылган хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot