news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәгариф һәм фән министры республика педагогларын Укытучылар көне белән котлады

“Сез көн саен балалар, ата-аналар һәм үсеш алучы җәмгыять алдында имтихан тотасыз”, - дип билгеләп үтте Альберт Гыйльметдинов

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Октябрьнең беренче якшәмбесендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика педагогларын Укытучылар көне белән котлады
Татарстан мәгариф һәм фән министры котлавында:
“Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, ветераннар!”
Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм көнне яшь буынны яратуыгыз, сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез, балаларның күңелләренә изге ниятләр, якты өмет-ышанычлар салу сәләтегез өчен рәхмәтебезне кабул итегез!

Ветеран педагоглар алдында баш иябез, аларның тәҗрибәсе коллективларда кулланыла. Сезгә бәхет һәм шатлык!
Хөрмәтле дуслар! Мин барыгызга да – тәҗрибәле укытучыларга да, хезмәт юлын әле генә башлап җибәрүчеләргә дә сәламәтлек һәм иминлек, иҗади энергия, талантлы һәм яхшылыкның кадерен белүче укучылар телим.
Бәйрәм белән сезне!” – диелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot