news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәгариф һәм фән министры икенче тапкыр рус теленнән БДИ тапшырды

Рафис Борһанов инде икенче ел рәттән «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясендә катнаша.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстанда «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясе узды. Казанның 116нчы лицеенда ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та рус теленнән имтихан тапшырды.

«Ничек дулкынланмыйсың инде? Шуның өчен дә ул имтихан бит», - диде республика мәгариф һәм фән министры журналистларга имтихан башланыр алдыннан.

Борһанов билгеләп үткәнчә, ул БДИга махсус әзерләнмәгән. «Имтиханга махсус әзерләнмәдем, чөнки моңа график ирек бирми. Шулай да мондый имтиханнар әдәбият белән тагын бер мәртәбә танышырга этәргеч бирә. Безнең буында рус теленнән белемнәр күбесенчә әдәбиятны укып чыкканнан соң тупланган, чөнки күрү хәтере хатасыз язарга, укырга, чыгыш ясарга ярдәм итә», - дип ачыклык кертте ул.

«Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2017 елда узды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot