news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәгариф һәм фән министры Азнакай политехник техникумы эшчәнлеге белән танышты

Утырыш ахырында нәтиҗәле хезмәт күрсәткән азнакайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Азнакай политехник техникумы эшчәнлеге белән танышты
aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 15 февраль, "Татар-информ", “Маяк”). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов Азнакайга эшлекле сәфәр кылып, 2018 ел эшчәнлегенә багышланган район Советы утырышында катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәртәбәле кунаклар катнашындагы эш сәфәре Азнакай политехник техникумын карау, аның эшчәнлеге белән танышудан башланды. 65 еллык тарихы булган әлеге уку йортында узган ел гына капиталь ремонт эшләре башкарылды. Техникум бинасын төзекләндерү, классларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү максатында 100 миллион сум акча тотылган.

"Бүген биредә уку процессын нәтиҗәле алып бару өчен барлык мөмкинлекләр да тудырылган. Хәзер безнең алда тулай торакларны ремонтлау, укучыларның яшәү һәм көнкүреш шартларын шундый ук югары дәрәҗәдә оештыру бурычы тора. Бу мәсьәләне уңай хәл итүгә һәм сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез", – диде район башлыгы.

Әлеге уңайдан Рәфис Борһанов социаль яктан бик тә мөһим булган бу проблемаларны хәл итү өчен үзебезнең яктан тиешле ярдәмне күрсәтербез, диде.

Соңыннан Татарстан Премьер-министры урынбасары Рәфис Борһанов туган якны өйрәнү музеен карады, шәһәрнең 1 нче мәктәбендә, “Тамчыкай” балалар бакчасында булып, андагы уку-укыту, балаларга тәрбия бирү шартлары белән якыннан танышты. 

Рәфис Борһанов йомгаклау сүзендә Азнакайны республикада даими үсештә булган район буларак югары бәяләде, җирлек халкына һәм җитәкчелеккә хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Утырыш ахырында нәтиҗәле хезмәт күрсәткән азнакайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100