Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының киләсе 2021 елга җиде максаты билгеләнде
Укучыларның 96,5 процентын кайнар ризык белән тәэмин итү иң күп тавыш җыйган максат булган.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында министрлыкның киләсе 2021 елга төп җиде максаты билгеләнде.
Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова кертелгән төзәтмәләр нигезендә, иң элек унбиш максат билгеләнгәнен әйтте. Алар халык тавышына куелган. Халыкның тавыш бирү нәтиҗәләре турында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев сөйләде.
Иң күп тавыш җыйган максатлар түбәндәгеләр:
1.Укучыларның 96,5 процентын кайнар ризык белән тәэмин итү. «Кайнар ризык белән тукландыру — көн үзәгендәге мәсьәләләрнең берсе», — диде министр урынбасары.
2.Балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителгән җиде яшькәчә балаларны 92,5 проценттан 94 процентка җиткерү. «Бу шулай ук елдан-ел күчеп килә торган мөһим максат», — диде Станислав Андреев.
3.Белем бирү, һөнәри карьера навигация системасына җәлеп ителгән 12-18 яшьлек балалар һәм яшьләрнең санын 15 проценттан 20 процентка кадәр җиткерү.
4.Квалификацияле кадрлар әзерләү өчен заманча инфраструктура белән тәэмин ителгән ресурс үзәкләрен 41 дән 43 кә кадәр арттыру.
5.10 нчы сыйныфта укуын дәвам итүче 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучылары өлешен 44,9 проценттан 48 процентка кадәр арттыру.
6.Ким дигәндә, 10 процент сыйныф җитәкчесенең «Класста тәрбия эшчәнлегендә психолог-педагогик күнекмәләр» программасы буенча квалификациясен арттыру;
7.6-11 сыйныф укучыларының, ким дигәндә, 50 процентына криминаль субкультураларга каршы тору чараларын үткәрү.
1-4 сыйныфларда укучыларның, ким дигәндә, 25 процентын мәктәп яны лагерьларында ялын тәэмин итү дигән сигезенче максат төшереп калдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз