news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы телләрне саклау һәм үстерү өчен биш грант бирәчәк

Быел төбәктә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен, 200 әр мең сумлык грантлар бирәчәкләр.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, республикада яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмаларның инициативаларын гамәлгә ашыру өчен, грантлар буенча конкурс үткәрә. Быел 200 әр мең сумлык биш грант биреләчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Чара “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” турындагы дәүләт программасы буенча оештырыла.

Катнашу өчен документлар 22 мартка кадәр кабул ителә. Конкурс турында өстәмә мәгълүмат һәм шартлар белән министрлык сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot