Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп каникулларының бердәм расписаниесен әзерләде
Бердәм каникуллар календаре ата-аналарның күп санлы мөрәҗәгате буенча төзелгән
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларның ялын гомер һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз, оештырылган төстә уздыру өчен шартлар булдыру, каникул вакытында чараларның бердәм планын гамәлгә кую өчен мәктәп каникуллары вакытын тәкъдим итте.
Министрлык сайтында хәбәр итүләренчә, көзге каникуллар 3-9 ноябрьгә билгеләнгән, яңа елныкылар – 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникуллар – 16-22 февраль, язгы каникуллар – 23-31 март.
Җәйге каникуллар мәгариф оешмасының еллык календарь графигы һәм имтиханнар расписаниесенә нигезләнеп билгеләнә.
Искәртеп узабыз: каникуллар срогы турындагы карарны аерым мәктәп администрациясе закон нигезендә үзе кабул итәргә хокуклы. Быел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналарның күп санлы мөрәҗәгате буенча бердәм каникуллар календарен тәкъдим итә: республиканың барлык мәктәпләрендә бер үк вакытта уза торган каникуллар балалар һәм аларның ата-аналары өчен дә уңайлы.