news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырымда Татар мәгарифе көннәре үткәрә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Кырым министрлыгы арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырылган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 25-28 сентябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Кырымда Татар мәгарифе көннәре үткәрә. 26 сентябрьдә чараларның тантаналы ачылышы узачак. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясе әгъзалары мәгариф оешмаларында, ачык дәресләрдә һәм тарих музейларында булачак. Шулай ук Кырым мәгариф өлкәсе вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл”ләр планлаштырылган.

Моннан тыш, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Кырым Мәгариф, фән һәм яшьләр министрлыгы арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалау планлаштырыла.

Кырым педагогика хезмәткәрләренә укыту буенча нәтиҗәле эшләре һәм яшьләрне татар халык традицияләре буенча тәрбияләү өчен Татарстан министрлыгы бүләкләре тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot