Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү артуга аңлатма бирде
Түләү арту балалар бакчасы эшчәнлеген финанс тәэмин итү чыгымнары үсү белән бәйле.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан республика балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-ана түләүләре 4 процентка артуы уңаеннан аңлатма бирде.
“Ата-аналар түләве арту балалар бакчалары эшчәнлеген финанс тәэмин итү чыгымнары, шул исәптә азык-төлек бәясе, балаларны карауда катнашучы персоналларның хезмәт хакы арту белән бәйле”, – диелгән министрлык хәбәрендә.
Ата-аналар түләве шулай ук учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисал өчен, 3-7 яшькәчә бала 10,5 сәгать балалар бакчасында булса, ата-аналар түләве 3117 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул 120 сумга артыграк булачак.
Ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр сакланачак, дип белдерелә министрлык хәбәрендә.