news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Алабуганың белем бирү системасын югары бәяләде

Районда мәгариф учреждениеләрен план буенча күчмә тикшерү төгәлләнде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Алабуганың белем бирү системасын югары бәяләде
Салават Камалетдинов

(Алабуга, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Алабуганың белем бирү системасын югары бәяләде. Алабуга районында мәгариф учреждениеләрен план буенча күчмә тикшерү төгәлләнде. Тикшерү нәтиҗәләре районның педагогика хезмәткәрләре өчен йомгаклау киңәшмәсендә белдерелде.

Шулай итеп, 23 мәктәптә, 41 балалар бакчасында, 2 шәхси мәгариф учреждениесендә һәм балалар йортында тикшерү узды.

“Алабуга районы мәгариф системасы хезмәткәрләренә комплекслы, эчтәлекле эш өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без эчтәлекле дәресләрдә, тәрбия эшләре буенча дәресләрдә, чиста һәм уңайлы учреждениеләрдә булдык. Әлбәттә, теләсә кайсы тикшерү нормалардан тайпылышларны ачыклый. Тупас хаталар юк, мәгариф оешмаларына кабул итү буенча җитешсезлекләр, укучыларга билгеләрне арттырып кую буенча кисәтүләр бар. Моннан тыш, районның методика хезмәтенә укудан тыш эшчәнлелекне сыйфатлырак оештыру зарур”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, бүгенгә тикшерелгән районнарда эш сыйфаты буенча Алабуга районы беренче урында тора.

Район быел укучыларның белем дәрәҗәсе буенча күрсәткечләрен дә яхшырткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100