news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөгаллимнәре арасында бәйге оештырыла

5-6 февраль көннәрендә И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә республика күләмендә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре мөгаллимнәре арасында башкару осталыгына I ачык бәйге узачак

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). 5-6 февраль көннәрендә И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә республика күләмендә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре мөгаллимнәре арасында башкару осталыгына I ачык бәйге узачак. Аны ТР Мәдәният министрлыгы оештыра.
Конкурс “ялгыз башкару”, “инструменталь һәм вокаль ансамбльләр”, “академик, эстрада-джаз вокалы” номинацияләре буенча узачак. Бәйге бер турда оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 160 кеше конкурста катнашырга теләк белдергән. Шул исәптән Казаннан 34 заявка килгән.
Бәйгенең максаты – укытучы һәнәре абруен күтәрү, республика укытучыларының иҗади потенциалын үстерү, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot