Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтиятендә Коръәнне өйрәнү бүлеге оешты
Яңа бүлек Изге китапны өйрәнүне популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, иҗазәтле татар Коръән-хафизлар мәктәбен үстерү максатыннан булдырылды
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырылды. Әлеге бүлекне Илнур Хәйруллин җитәкләячәк. Илнур Хәйруллинның Пәйгамбәребездән (сгв) башланган, Россиядә традицион саналган Коръән уку буенча билгеле бер чылбыр - “Хәфс ган Гасыйм”га иҗазәте (рөхсәте) бар.
Әлеге яңа бүлек Изге китапны өйрәнүне популярлаштыру, тәфсирләр әзерләү, иҗазәтле татар Коръән-хафизлар мәктәбен үстерү максатыннан булдырылды.
Хәзерге вакытта бүлек гарәп язуының яңа стилен әзерләү белән шөгыльләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз