Татарстан мөфтиятенә Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килде
Яклар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте арасында төрле юнәлештәге хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин белән очрашты.
Әлеге очрашуда мөхтәрәм дин әһелләре ике Диния нәзарәте арасында төрле юнәлештә алып барылган хезмәттәшлек хакында сөйләштеләр. Шулай ук дин әһелләре мөселманнар өммәтендәге вәзгыять хакында фикер алыштылар.
Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән таныштырды, якын киләчәккә ниятләнелгән эшләр хакында сөйләде.
Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
(Фотосурәт http://dumrt.ru/ сайтыннан алынды).