Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтияте яңа флешмобта катнашырга чакыра
Флешмобта катнашу өчен социаль челтәрләрдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) атап салават әйтелгән язманы куярга һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөфтияте яңа челлендж башлап җибәрде. Ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне уңаеннан үткәрелә.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте билгеләп үтүенчә, Рабигыль-әүвәл аенда Аллаһ илчесе (с.г.в.) дөньяга килгән. Аның туган көне Мәүлид ән-Нәби дип атала һәм ул ай дәвамында билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан мөфтияте флешмобка кушылырга чакыра. Моның өчен социаль челтәрләрдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) атап салават әйтелгән язманы куярга һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.
Челленджны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Хәзрәт барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга һәм челленджны башкаларга тапшырырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз