news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтияте таләбен үтәп, җырчы социаль челтәрдән видеоклибын алган

Җырчы начар ният белән эшләмәгәнлеген белдереп, тагын бер кат гафу үтенгән.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Болгардагы ак мәчет янында ролик төшергән татар җырчысы Татарстан мөфтияте таләбе белән социаль челтәрдән видеоклибын алды, дип хәбәр итә «Интерфакс» Татарстан мөфтияте беренче урынбасары Рөстәм Батров мәгълүматына сылтама белән.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле җырчы белән телефоннан аралашканнан соң,  ул начар ният белән эшләмәгәнлеген белдереп, тагын бер кат гафу үтенүен җиткергән.

Рөстәм Батров әлеге инцидентның бетүен һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүнең кирәге юклыгын әйткән. Мәскәүдән мөселман инициативалы төркеменең артистны судка бирергә теләгәннәрен һәм, шөкер, бу хәлнең тыныч юл белән хәл ителүен өстәп әйткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100