news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтияте Россиянең Азия өлеше мөселманнарына китаплар җибәрде

Дини басмалар Урал, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер мөселманнарына юлланды.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Урал, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер мөселманнарына китаплар җибәрде. Җыентыклар мөфти шәех Нәфигулла хәзрәт Ашировның үтенече буенча юлланды.

500 данә Коръән китабы һәм 1000 данә «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

Басмалар «Хозур» нәшрият йортында басылып чыккан.

Мәгълүм булганча, 2020 елның декабрендә Омск шәһәрендә Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының презентациясе үткәрелде. Әлеге чарада 1000 данә китап Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы мөселман берләшмәләренә тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100