news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтияте Рамазан аена календарь әзерләде

Бүген кояш бату белән изге ай – Рамазан-шәриф ае башлана.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтияте Рамазан аена календарь әзерләде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген кояш бату белән изге ай – Рамазан-шәриф ае башлана. Шул уңайдан Диния нәзарәте Рамазан ае календаре әзерләде. Биредә сәхәр тәмамлану һәм авыз ачу, биш вакыт намаз вакытлары күрсәтелгән.

  • 16 май – Уразаның беренче көне. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда - 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100