news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтияте һәм Мөселманнарга психологик ярдәм оешмасы хезмәттәшлек итәчәк

Ике иҗтимагый оешма киләчәктә балалар һәм яшьләр, ирләр һәм хатын-кызлар кебек төрле аудиторияләр белән эшләячәк.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе үзара хезмәттәшлек турында килеште. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ассоциациянең идарә рәисе Алия (Ольга) Павлова җитәкчелегендәге делегация Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин белән очрашты. Очрашуда Диния нәзарәте һәм Ассоциация белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү берлегенә 2017 елның 29 сентябрендә нигез салына. “Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү, социаль эшчәнлек буенча Татарстан мөфтияте үрнәк булып тора һәм бу юнәлештә зур эш башкара”, - дип сөйләгән ассоциация җитәкчесе.

Ике иҗтимагый оешма киләчәктә балалар һәм яшьләр, ирләр һәм хатын-кызлар кебек төрле аудиторияләргә белән эшләү буенча уртак проектлар, социаль программаларны тормышка ашыру, гаиләләрне ныгыту өлкәсендә, махсус әдәбият нәшер итү, вебинарлар һәм консультацияләр үткәрү һ.б. мәсьәләләр буенча эшләргә исәпли, диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100