news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтияте Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен әзерли

Басма хәзерге вакытта нәшриятта версткалау этабында.

Татарстан мөфтияте Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен әзерли
архив/Салават Камалетдинов

(Мәскәү, 17 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсен әзерли. Бу хакта "Татар-информ"га нәзарәтнең матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова хәбәр итте.

Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе Татарстан мөфтие җитәкчелегендәге төркем тарафыннан әзерләнә.

Басма хәзерге вакытта "Хозур" нәшриятында версткада. Аны тәкъдим итү вакыты әлегә билгесез.

Бүген исә Мәскәүдә Татарстан мөфтияте Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсен тәкъдим итә. Чарага дин галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы.

"Татарча һәм русча тәрҗемәләрне әзерләү Коръәнне бастыруның Россиядәге традицияләрен торгызу, ислам мәгариф системасын һәм ислам мәгариф стандартларын булдыру, хәләл продуктлары һәм хезмәтләренең гомумфедераль бердәм стандартларын эшләү, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан Россиядә Исламның алдагы үсеше өчен нигез салу максатыннан башкарылды", - дип искәртте Резеда Закирова.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100