news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтияте Казандагы сукбайлар приютын шефлыкка алды

Приютка яхшы хәлдә сакланган кием-салым, аяк киеме, сумка һәм баш киемнәре алып килергә була.

Татарстан мөфтияте Казандагы сукбайлар приютын шефлыкка алды
http://dumrt.ru

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтияте Казанда Борһан Шахиди урамында урнашкан приютны шефлыкка алды һәм йорт-җирсез калганнарга ярдәм җыюны игълан итте. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Казанның «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексында көн саен йорт-җирсез калган һәм мохтаҗ кешеләргә 300 порция кайнар ризык таратыла.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе һәм Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин тырышлыгы белән ТР мөселманнары Диния Нәзарәте бу приютны азык-төлек белән тәэмин итә.

Комплекс билгеле җәмәгать эшлеклесе Азат Гайнетдинов җитәкләгән Реабилитация һәм адаптация үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Приютта сукбайлар өчен йокы урыннары, душ һәм мунча, санузел, кием һәм аяк киеме кабул итә торган пунктлар булдырылды. Бирегә, милләтенә һәм диненә карамастан, авыр тормыш хәлендә калган төрле кеше килә ала. Приютта уртача 25-30 кеше яши.  

Хәләл кафе-ресторан хуҗалары атнаның шимбә яки дүшәмбе көннәрендә приютны ризык белән тәэмин итә ала. Шулай ук яхшы хәлдә сакланган ел фасылына туры килгән кием-салым, аяк киеме, сумка һәм баш киемнәрен приютка көндә 09.00- 19.00 сәгатьләрдә китереп була, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100