news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәпне төзүгә җир бүлеп бирелде

Аның мәйданы 2,2 га тәшкил итә.

Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәпне төзүгә җир бүлеп бирелде
dumrt.ru

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы мәктәп проектын тормышка ашыру өчен Казанның Совет районында җир участогы бүлеп бирелде. Бу хакта мөфтият һәм Казанның Башкарма комитеты арасында килешенде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге җир участогы «Молодежный» торак комплексы районындагы Ноксага төшү (Ноксинский спукс) урамындагы урында урнашкан. Аның мәйданы 2,2 га тәшкил итә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен проектлауның барлык нормативларын үтәгән хәлдә белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре булган заманча бинаны сыйдыра ала. 

Алдан планлаштырылганча, мәктәпнең гомуми мәйданы 12 000 - 15 000 кв.м.ны тәшкил итәчәк һәм 500 укучыга исәпләнәчәк. Татарстан мөфтияте карамагындагы мәктәпнең концептуаль проекты милли-дини компонентын һәм гендер алым белән татар телендә укытуны күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot