news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтиенең "Mahallah 2.2" мөселман лидерлык мәктәбе вәкилләре белән очрашуы башланды

Мөселман лидерлык мәктәбе чаралары Казанда 10-13 ноябрьдә үтте.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе" вәкилләре белән очраша. Камил хәзрәт чараны ачып җибәреп, яшьләрне сәламләде һәм сүзен хәнәфи мәзһәбе юнәлеше асылыннан башлады.

Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнаша.

"Mahallah" – Татарстан Диния нәзарәте белән Россия ислам институтының уртак проекты. Татарстан һәм, гомумән, Россия төбәкләреннән киң карашлы мөселман яшьләрен җәлеп итүче әлеге мәктәп өченче тапкыр уздырыла.

Быел чарага Татарстан, Башкортстан, Сарытау, Мордовия, Екатеринбург, Ульяновск һәм башка төбәкләрдән 53 мөселман кешесе килгән. Алар арасында мөселман оешмалары вәкилләре, үз төбәкләрендә төрле проектларны гамәлгә ашыручылар, мөселман балалар бакчаларында эшләүчеләр, яшь имамнар бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot