Татарстан мөфтиенең Корбан гаете котлавы республика мәчетләренә алдан юлланган
Башкаладан шактый еракта яшәүче дин кардәшләребез дә бәйрәм көнне мөфтинең котлавын һәм нәсыйхатен ишетеп шатлансын өчен, котлаулар шул рәвешле алдан таратыла
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман Исхакыйның Корбан бәйрәме белән котлаулары мәчетләргә җибәрелгән инде. Башкаладан шактый еракта яшәүче дин кардәшләребез дә бәйрәм көнне мөфтинең котлавын һәм нәсыйхатен ишетеп шатлансын өчен, котлаулар шул рәвешле алдан таратыла. Бу хакта Islamrt.ru сайты хәбәр итә.
Традиция буенча имам-хатыйплар бәйрәм гыйбадәтләре вакытында мөфтинең халыкка мөрәҗәгатен укый. Мөфтинең котлавы белән бергә шулай ук вәгазьнең татар телендәге якынча тексты, гәрәп телендәге хөтбә һәм аның кирилл язуындагы транскрипциясе дә юллана.